ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН Кем нәрсә тели, шуны ишетә Бер шәһәрдә таныш ике ир очрашкан. Урам тулы машина, бер якта музыкантлар җыр суза... Кинәт берсе: – Берәү дога кыла, – ди. – Ялгышасыңдыр: шундый көчле тавыш астында ничек ишетелсен? – дип аңа танышы. Янәшәдәге йортка күз салсалар, аның ачык тәрәзәсе янында ир-ат намаз укый икән. – Колакларың гадәти түгелдер синең. – Хикмәт колакларда түгел – йөрәктә. Кем нәрсә тели, шуны ишетә. Шуннан соң, кесәсеннән берничә тимер акча алып, юлга ыргыта. Янындагы танышы, асфальтка чылтырап төшкән акча тавышын ишетеп, акчасы төшмәдеме икән дип, кесәсен капшый башлый. Моны күргәч, икенчесе: “Минем хаклыкка ышандыңмы инде: син дә шундый тавыш арасыннан акчаның асфальтка төшкәнен ишеттең?” – ди. ☘Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы була. Кеше кайсысын күрергә тели, шунысына игътибар бирә. Бу кешесең әхлагы, нинди тәрбич алуы, шулай ук ислам кануннарын аңлау дәрәҗәсенә дә бәйле. Әйтик, яңгыр яуганда берәү: “Кәефем төште”, – дип зарлана, икенчесе: “Җир суга туена”, – дип сөенә. Аллаһ афәтләр бирмәсен, сәламәтлектән аермасын, дип, сабырлык күрсәтик, кечкенә генә шатлыкка да сөеник, кайгыны сабырлык белән күтәрик. 🤲 Алсу Исмәгыйлева- Әхмәтзакирова сәхифәсеннән.